Центральная библиотека

"Бер күрешү, үзе бер гомер"

#Туган_телләр_һәм_халыклар_бердәмлеге_елы
#Усаевскаясельскаябиблиотека
Бер туфракта аунап үскән, туган авыл күкрәгеннән типкән елга-суларын эчкән, бер сукмактан атлап киткән авыл балалары вакыт җиткәч тә таралыша. Инде туган авылына кунак булып кына кайта. Эчәр сулар, җыяр ризык читтә булганга бергә очрашып күрешүләр сирәк була шул. "Авыл бәйрәмнәре" исә бөтен авылдашларны үзенә җыя, очраштыра, үткәннәр хакында җылы хисләр белән искә алырга мөмкинлек бирә.
Бүген Усай авылы китапханәчесе Гәрәева Чулпан Хуҗәмәт авылы китапханәчесе Аминова Гөлфинә белән бергәләп Усай һәм Хуҗәмәт авылындагы куптәнге танышлар өчен "Бер күрешү, үзе бер гомер" дип исемләнгән очрашу кичәсе оештырдылар. Кичәдә Гүзәлия Исламова, Наилә Валиева, Хөршидә Хайретдинова, Рәдисә Ямилова үзләренең шигырьләрен укыдылар. Матур җырлар җырладылар. Кичәне оештыруда ярдәм иткән өчен Рәисә апага бик зур рәхмәтебезне белдерәбез. Барлык килгән кунаклар бик сөенеп киттеләр.
Катнашты 18 кеше.