Центральная библиотека

"Начар гадәтләр-безнең юл түгел"

#тугантелләрһәмхалыкларбердәмлегеелы
#демография
#Әтрәклеавылкитапханәсе
7 апрель -Бөтендөнья сәламәтлек көне.Сәламәт тәндә- сәламәт акыл була, диләр.Менә шушы алтынга тиң әйтемне кече яшьтән үк үзләштерү бик мөһим.Балалар- без,әти-әниләрнең сөенече һәм тормышыбызның бизәкләре.Балаларыбызның рухи һәм физик сәламәтлегеннән җәмгыятебезнең киләчәге тора.Шуңа күрә,балаларга яхшы белем генә түгел, күркәм тәрбия дә бирергә кирәк.Тәрбия -эзлекле рәвештә баланың әхлагын,рухи кыйммәтләрен камилләштерү ул.
Әтрәкле авыл китапханәсендә "Начар гадәтләр-безнең юл түгел" исемле чара үткәрелде.Китап күргәзмәсе төзелде һәм укучыларга тәкъдим ителә.Авылыбыз фельдшеры Эльвира Билусовна белән балалар өчен очрашу үткәрелде.Ул сәламәтлекнең кадерен белергә,начар гадәтләр-тәмәке тарту,эчемлекләр һәм наркотиклар куллануның нинди аянычлы бетүен мисаллар белән сөйләп үтте.Китапханәче күргәзмәгә күзәтү ясады. "Гаилә һәм мәктәп" журналының 2020 ел 8 санында басылган "Начар гадәтләр"дигән Нияз хәзрәт Сабировның мәкаләсе белән таныштырды.