Центральная библиотека

"Китап алсан кулыңа, нур сибелер юлына"

#НаратлыКичускаясельскаябиблиотека#Годродныхязыковинародногоединства Кешене гомере буе китап озата. Кечкенәдән башлап, олыгайган көнгә кадәр китапка күз салмаган кеше юктыр. Китап кинәшчебез дә, ярдәмчебез дә, киңәшче дә. Китап зур хөрмәткә, игътибарга лаек. Шул уңайдан Наратлы-Кичу авыл китапханәсендә "Китап алсан кулыңа, нур сибелер юлына" дигән исем астында чара үткәрелде. Якташыбыз шагыйрь Рәшит Гәрәйнең 15 нче апрельдә тууына 90 ел уңаеннан, аның китапларыннан күргәзмә оештырылды. Чарада катнашучылар Рәшит Гәрәйнең туган ягыбызның кырларын, басуларын, суларын мактап, игенче хезмәтенә дан җырлаган шигырьләрен укып куандылар, фикер алыштылар.