Центральная библиотека

"Кошлар моңы"

#ТугантелләрХалыкларбердәмлегеелы
#Халыкаракошларкөне
#Кадрәкавылкитапханәсе
2 апрельдә Кадрәк авыл китапханәчесе Кадрәк авыл мәктәбендә Халыкара кошлар көненә багышланган "Кошлар моңы" дип аталган экология сәгате уздырды. "Китап сөючеләр" әдәби берләшмәсенә йөрүче балалар "Сорау- җавап","Кем күбрәк" һәм башка бәйгеләрдә катнаштылар. Кошлар турында башваткычлар чиштеләр. Табышмакларга җаваплар бирделәр. Күргәзмәгә куелган китаплар белән таныштылар, хикәяләр һәм шигырьләр укыдылар.Рәсем конкурсында катнаштылар. Максаты: кошлар турында белемнәрне ныгыту, балаларда аларга карата сак караш тәрбияләү.