Центральная библиотека

2 апрель көнне без халыкара балалар китабы көнен билгеләп үтәбез.

#тугантелләрһәмхалыкларбердәмлегеелы #халыкарабалаларкитабыкөне
#Әтрәклеавылкитапханәсе 2 апрель көнне без халыкара балалар китабы көнен билгеләп үтәбез. Килеп чыгышы белән бу истәлекле көн бөек әкиятче Г.Х.Андерсен исеме белән бәйләнгән. Балалар китабы дигән вакытта,иң элек әкиятләр дөньясы күз алдына килә.Һәр халыкның үзенең яраткан әкият геройлары була. Татар балалар китапларының иң популярлар авторлары дип ,А .Алиш,Г.Тукай,Р.Миңнуллин,Ф.Садриев,Ф.Сафин,Мөҗәһитне,Р.Валеева һәм тагын бик күпләрне атарга булыр иде. Бүген нәкъ менә балалар өчен язучыларыбызның көне.Әтрәкле авыл китапханәсендә "Балалар китабы-сихри дөнья"исемле китап кургәзмәсе ясалды,һәм балаларга тәкъдим ителә.Укучылар белән,бөтен дөньяда танылу алган Г.Х.Андерсенның тормыш юлын,язган әсәрләрен искә төшердек.