Центральная библиотека

Фәүзия апа Бәйрәмова

Бүген Тауасты Байлар авыл китапханәсендә тарих фәннәре кандидаты, бик күп китаплар авторы, язучы Фәүзия апа Бәйрәмова белән бик җылы, дустанә очрашу булды. Очрашуга авылыбызның бик актив китап укучылары җыелган иде. Алар язучыбызга үзләрен кызыксындырган бик күп сораулар бирделәр.Китап укучылар, мәктәп коллективы язучының бик күп шигырьләрен яттан сөйләделәр.Фәүзия апа үз чиратында сорауларга җавап биреп, китапханәгә бик күп китаплар бүләк итте.Авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Сәлимовна үэенең котлау сүзләрен җиткерде. Очрашуыбыз бик күңелле узды.Китап укучыларыбыз язучының бик күп китапларын укырга алдылар.