Центральная библиотека

“Кошлар – канатлы дуслар”

#ТуганТелләрХалыкларБердәмлегеЕлы
#Демография
#международныйденьптиц
1 апрель Халыкара кошлар көне уңаеннан Аю авыл китапханәсе, “Миләшкәй” балалар бакчасында “Кошлар – канатлы дуслар” исеме астында экологик дәрес үткәрде. Балаларга безнең якта кышлаучы һәм күчмә кошлар, аларның табигатьтәге әһәмияте аңлатылды. Кызыл китапка кертелгән кошлар күрсәтелде. Кошлар турында шигырьләр укылды.
Максат: Балаларга кошларның табигатьтә тоткан урынын, әһәмиятен аңлату.
Бурыч: Туган якта яшәүче һәм күчмә кошлар турында мәгълүмат бирү.