Центральная библиотека

"Келәм самолет"

#тугантелләрһәмхалыкларбердәмлегеелы
#балалар китабыатналыгы
#күңеллеканикуллар
#Бикбауавылкитапханәсе
Китапханә-китаплар сарае.Кешелекнең акыл дәрьясы саклана торган илаһи урын.29 март көнне Бикбау авыл китапханәсендә"Китаплар ни өчен авырый?" дигән балалар белән китап ремонлау көне үткәрелде.
Әбиләр дә авырый,
Бәбиләр дә авырый...
Салкын тисә аз гына,
Дару кирәк барсына.
Чирли хәтта китап та...
Ник көләсең?..
Чынблап та:Бите төшә,ертыла-
Ул бит көн дә тотыла.
Тотам шуңа сак кына,Авырдымы чак кына,
Чирен шундук күрәм мин,
Дәвасын да беләм мин:Төбе төшсә төплим мин,..
Әйткәнне һич көтмим мин
Китапларың чирләсә,
Үз кулыңнан килмәсә,
Миңа китер туп-туры-
МИН аларның ДОКТОРЫ.
Балалар "Келәм самолет"ка утырып китаплар иленә килделәр. Баларга матур-матур рәсемле китаплар күрсәтелде һәм укылды.Ә менә битләре ертылып,тузып, елап җеткән китапка ничек ярдәм итәргә кирәклеген балалар бик тиз белделәр.Балалар:клей,карандаш,кайчы,ябештергеч алып китапларны бик тиз,бик теләп дәваладылар.
Максат:китапка карата мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү,китаптан куллану кагыйдәләрен аңлату,китапларны дәваларга өйрәтү.