Центральная библиотека

Һәр язылган әсәр үзенең укучысын эзли.

#тугантелләрһәмхалыкларбердәмлегеелы
#демография
#балаларкитабыатналыгы
#күңеллеканикуллар
#Әтрәклеавылкитапханэәсе
Кешеләрнең генә түгел,китапларның да юбилейлары була ала. Һәр язылган әсәр үзенең укучысын эзли.Тормышта шундый китаплар да очрый,аны безгә кадәр дә яратып укыганнар, киләчәктә дә укырлар. Менә андый китаплар , чыннан да укучысын тапкан була. Әтрәкле авыл китапханәсендә шундый бәхетле язмышлы китаплар җыелмасыннан торган китап кургәзмәсе куелды.Каникул көннәре буларак, балаларга да иркенләп танышу мөмкин булды. К.Чуковский,А.Барто, А.Гайдар,С.Михалков, А.Толстой, Н.Носов, Э.Успенский,А.Милн, Д.Родари, М.Твен кебек авторларның кызыклы әкиятләре, шигырьләре, хикәя -повестьлары китап укырга яратучыларны әле куп еллар сөендереп торыр. Чараның максаты: укучыларыбызны күбрәк матур әдәбиятка якынайту, китапларны пропагандалау,балаларга авторларның матур фикерләрен җиткерү.