Центральная библиотека

"СПИД яман чир"

#Тугантелләрһәмхалыкларбердәмлегеелы
#Демография
#Верхне-Юшадинскаясельскаябиблиотека
27 мартта Югары Юшады авыл китапханәсендә"СПИД яман чир" дип аталган китап күргәзмәсе төзелде һәм яшүсмерләр белән әңгәмә узды. Китапханәче ВИЧ, СПИД турында мәгълүмәт бирде. Спид-җирдә яшәүчеләргә азгынлык, тотнаксызлык өчен бирелгән җәза икәнен аңлатты. Тормышка куркыныч янаучы аянычлы хаталар ясаудан сак булырга, файдалы гамәлләр генә кылырга, намуслы, кешелекле,әхлаклы кеше булырга өндәде. Максат:яшүсмерләрне кешелеккә наркомания, токсикомания, СПИД кебек афәтләрнең ничек куркыныч булуын аңлату, ихтыяр көче булу, кешегә иярмичә-үз җавабыңны төгәл әйтә белү өстендә эшләү.