Центральная библиотека

Хазиева Фәйрүзә Асхатовна

#Тугантелләрһәмхалыкларбердәмлегеелы
#Дәвекавылыкитапханәсе
Һәр елны җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре көнен билгеләп үтәбез. Ә бүген Дәвек авылы китапханәсендә кунакта 35 ел гомерен Урыс авыл җирлегенең сәркәтибе булып эшләгән хезмәт ветераныбыз Хазиева Фәйрүзә Асхатовна. Фәйрүзә апа Сезнең хезмәт авыр да, җаваплы да булды. Үзләрен борчыган проблемалар сораулар белән халык иң беренче чиратта җирле хакимияткә мөрәҗәгать итә бит. Һөнәри осталык, намуслылык, тәвәккәллек кебек сыйфатларга ия булу белән беррәттән Сез оста оештыручы, психолог, идарәче дә була белдегез. Өч авыл халкына эшләгән яхшылыкларыгыз үзегезгә меңе белән кайтсын. Алдагы көнегездә Сезгә бары тик сәламәтлек,тигез тормыш теләп калабыз.