Центральная библиотека

"Әкиятләр дөньясында"

#годродныхязыковинародногоединства
#фолкурок
#этноперемена
#народнаякультурадляшкольников
#неделядетскойкниги
#Атряклинскаясельскаябиблиотека
Әкиятләр балалар күңелендә аерым бер зур урын алып тора.Танылган балалар язучысы К.Чуковский үзенең китабында "Әкият- җиде-сигез яшькә кадәрле һәр нормаль бала өчен и ң кирәкле азык,тәмле-томлы гына түгел,бик мөһим һәм туклыклы икмәк,"-дип яза.Әкият ярдәмендә бала яхшылык һәм явызлык төшенчәләре белән таныша,гаделлекнең тантана итүе аның күңелендә канәгатьлек һәм шатлык хисләре уята.Сабыйлар әкиятләрне җиңел аңлый,чөнки биредә бары тик ак һәм кара буяулар гына өстенлек итә.24 нче март көнне Әтрәкле авылы китапханәсендә "Әкиятләр дөньясында" исемле китап күргәзмәсе ясалды һәм балалар белән "әкият героен таны" дигән танып -белү конкурсы үткәрдек.Балалар бер-берсенә үзләре яраткан әкият геройларын тасвирлап күрсәттеләр,башкалар аны танырга тиеш иде.Күпчелек әкият геройлары А.Алиш, Г.Тукай, һәм татар халык әкиятләреннән иде.Димәк, балаларның хәтерендә бу әкиятләр кубрәк урын алганнар.Чараның максаты:китапларны,бигрәк тә әкият жанрын пропагандалау, балалар укыганнарын хәтерләрендә сакласыннар,бер-берсенә ихтирамлы булсыннар,каникулларын файдалы итеп уткәрсеннәр.Катнашты 9 бала,2 өлкән кеше.