Центральная библиотека

"Нәүрүз"

#тугантелләрһәмхалыкларбердәмлегеелы
#фолкурок
#этноперемена
#народнаякультурадляшкольников
#Әтрәклеавылкитапханәсе
Карлы,буранлы авыр кышкы айлардан соң, көннәр озынаеп киткәндә, кояш та елмаеп карый башлаган бер мәлдә, җир йөзенә Яз үзенең хуҗа икәнен сиздерә.Табигать әкренләп җанлана башлый, кешеләрнең күңелләре күтәрелеп китә.Бик борынгы чорлардан ук,мөселман халкы яз җитү- Нәүрүз бәйрәмен зурлап каршы алган.Шушы традициягә тугры калып,без дә ел саен бу бәйрәмне үткәреп киләбез. 22 нче март көнне,Әтрәкле авыл китапханәсе Мәдәният йорты хезмәткәрләре белән бергә,"Нәүрүз"бәйрәмен каршы алдык.Балаларны бәйрәм тарихы белән таныштырылды.Тапкырлыкларын сынап,табышмаклар әйтелде.Кыш бабай белән Нәүрүзбикә көч сынаштылар. Хуҗабикә әби балаларга Нәүрүз такмаклары әйтеп, күчтәнәчләр өләште.Барыбызда ярата торган "Яз җитә" җыры башкарылды.Кызыклы уеннар уйналды. Саф һавада уеннарны дәвам иттек.Соңыннан, бәйрәм күчтәнәчләре һәм коймаклар белән тәмләп чәй эчү оештырылды.Каникуллары башлану уңаеннан, һәм яз җитүгә дә сөенеп,балалар таралыштылар. Барлык тереклеккә җан өрүче Яз бәйрәме- Нәүрүз мөбарак булсын,дөньялар тыныч,кешеләр сау-сәламәт,мул тормышта яшәсеннәр.Чараның максаты: киләчәктә дә бәйрәмнәребез,гореф-гадәтләребез, электән уйналган уеннар онытылмасын иде,балалар күңелендә халкыбызның традицияләре лаеклы урын алып торсын дигән теләктә калабыз.