Центральная библиотека

"Туган як"

#ТуганТелләрһәмХалыкларбердәмлегеелы
19 нчы март көнне Тат.Мөшеге авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре Мөслим районында кызыклы очрашуда булдык. З.Басыйрова исемендәге мәдәният йортында язучы ,прозаик,драматург, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Фоат Садриевның иҗатына багышлап оештырылган күргәзмә карадык, "Туган як" музеенда туры эфир өчен Фоат Садриев иҗаты,әдәби эшчәнлеге турында видеотасма яздырдык.Үзәкләштерелгән китапханәдә күренекле,танылган язучылар ,район җитәкчесе катнашы белән татар телен саклап калу һәм аны үстерү мәсьәләләренә багышланган әңгәмә үткәрелде.Кызыклыһәм әһәмиятле очрашуга чакырулары өчен оештыручыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.