Центральная библиотека

Буятова(Кириллова) Зоя Павловна

#Увойнынеженскоелицо
#Верхне-Юшадинскаясельскаябиблиотека
#Детивойны
Сугыш... Нинди шомлы һәм авыр сүз. Күпме кешенең балачагын урлаган сугыш. Югары Юшады авылында гомер итүче Буятова(Кириллова) Зоя Павловна белән таныштырып китәсе килә. Ул 1932 елның 29 мартында Минзәлә районы Югары Юшады авылында туган."Өскә кияргә кием, ашарга ризык булмады, шуңа күрә мин 10 яшьтә генә укырга кердем. Башта авылда 4 ел укыдым, аннары 3 ел Кадрәктә. 17 яшемдә Киров өлкәсенә торф чыгарырга җибәрделәр. 1954 елны авылга кайттым һәм 12 ел плугарь булып эшләдем. Тормыш иптәшем Буятов Михаил белән ике ул үстердек, аның белән 58 ел гомер иттек. Хәзерге вакытта 5 оныгым, 5 оныкчыгым бар. Балаларның ярдәме тоеп яшим.Дөньялар тыныч булсын, исәнлек, сау-сәламәтлек телим барыгызгада"-дип сөйләде Зоя апа.