Центральная библиотека

Исламова Вәсилә Фәтхелбаян кызы

#Увойнынеженскоелицо
#Новомелькенскаясельскаябиблиотека
#Дети войны
Сугыш... Нинди шомлы һәм авыр сүз бу! Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган. Сугыш...Күпме кешенең балачагын сугыш урлаган...Әтисез -яклаучысыз үскән балалар безнең авылыбызда да бар.
Менә шундый кешеләрнең берсе авылыбызда гомер итүче- Исламова Вәсилә Фәтхелбаян кызы. Ул 1942 елның 1 декабрендә Минзәлә районы Кеченарат авылында урта хәлле гаиләдә дөньяга аваз сала. Әтисе колхоз җитәкчесе булып эшләгән. Ул үз теләге белән 1942 нче елны сугышка китә һәм шул ук елның декабрь аенда Тверь өлкәсендә һәлак булган.Әнисе Мәкъмүнә җилкәсендә 3 бала ятим кала. Бик авыр еллар булган ул вакытта. Әнисе көне буе эштә булган, абзар тутырып мал асраганнар. Җитештергән бөтен продукция заем кәгазенә алыштырылган булган, шунлыктан ашарга да калмаган. "9 яшемә кадәр ипи ашалмады юньләп"-дип искә ала Вәсилә апа.
Әтисенә ошап, Вәсилә апа зәңгәр күзле, җор телле,җырга-моңга оста, зирәк кыз булып үскән. Мәктәпне дә "5"ле билгеләренә генә тәмамлаган.
18 яшендә Яңа Бикчәнтәй авылының чибәр, эшчән егете Исламов Илгизәр белән гаилә коралар.Берсеннән-берсе матур, акыллы,тәрбияле 3 бала тәрбияләп үстерәләр.
Яңа Бикчәнтәй авылында эшкә сарык карарга керә, аннан инде тавык фермасында эшли Вәсилә апа. Соңыннан инде кибеттә сатучы булып эшли. Авыллары су басу зонасына эләккәч,Мәлкән авылына күченеп киләләр. Монда килгәч тә, ул лаеклы ялга чыкканга кадәр кибеттә сатучы булып эшли.Эшләгән вакытта гел алдынгылар рәтендә була, бик күп грамота белән бүләкләнгән, район Советы депутаты итеп тә сайлаган булганнар. Лаеклы ялга чыкканнан соң да тик ятмый, колхоз ашханәсенә ипи сала.
Вәсилә апа "Әти" сүзен бер тапкыр да әйтә алмыйча, әтисенең нинди икәнен дә белмичә яшәгән. Бик күп еллар узганнан соң, гына Казанда яшәүче авылдашлары Вәсилә апага әтисенең фотосын җибәрәләр. Ул вакытта аның шатлануларының иге-чиге булмый...Шулай итеп Вәсилә апа әтисенең сурәтен беренче тапкыр 60 яшендә күрә.
Бүгенге көндә бик бәхетле Ана, әби. Килене Римма тәрбиясендә гомер кичерә. Аның 5 оныгы, 6 оныкчыклары бар.