Центральная библиотека

"Минем бакчам шигъри түтәлдер"

#Туган_телләр_һәм_халыклар_бердәмлеге_елы
#Усаевскаясельскаябиблиотека
Клара Булатова кебек гаҗәеп сәләткә ия тагын берәр талант иясе бармы икән? Ул үзе риваять булырлык искиткеч зат. Шагыйрьлеге тумыштан, зиһене шаккатырлык, сәгатьләр буе шигырь сөйләп, - теләсә кемне авызына каратып тора ала. Авыр елларда- сугыш чорларында -1943 елда беренче шигырьләре туа. Бу вакытта шагыйрәгә 7 яшь була. 1951 елдан бирле газета , журналларда басылып яши, 1970 елдан Язучылар союзы члены. 38 китап бастырып чыгарды: ходай аңа соклагыч аһәң биргән, аны тыңлап сихерләнәсең, рухи ләззәт аласың.
18 мартта Клара Булатованың туган көне уңаеннан, Усай авылы китапханәсендә "Минем бакчам шигъри түтәлдер" дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясалды һәм шагыйрәнең шигыре укылды. Шигырьне Хуҗәмәт урта белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Гәрәева Нәкыя укый.