Центральная библиотека

"Иминлек сагында"

#Тугантелләрһәмхалыкларбердәмлегеелы
#Кадрәкавылкитапханәсе
18 мартта Кадрәк авыл китапханәсендә кунакта авыл мәктәбенең 1-3 сыйныф укучылары класс җитәкчесе Сафиуллина Г. апалары белән булдылар. Китапханәче интернет челтәренә багышланган "Иминлек сагында" дигән тәрбия сәгате уздырды.Укучылар белән интернет дусмы, дошманмы?, үзеңне ничек тотарга, ничек кулланырга кирәклеге турында сөйләштек. Имин интернетка багышланган видеоролик карадык һәм фикер алыштык. А.Гыймадиевның"Селфи таягы " исемле хикәясен кычкырып укыдык.
Максаты: Укучыларга интернет челтәрендә үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәтү.