Центральная библиотека

"Туган якның күңел кошлары"

#Тугантелләрһәмхалыкларбердәмлегеелы
17.03.2021. Бикбау мәдәният йортында "Туган якның күңел кошлары" дип аталган очрашу кичәсе үтте. Кичәдә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Яр Чаллы язучылар берлеге җитәкчесе Факил Сафин, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы шагыйрь Айрат Суфиянов, җырчы, шагыйрь, композитор Әдип Гаязов, шагыйрә Рушания Гыйлаҗева, Рәшит Гәрәй исемендәге премия лауреаты Гүзәлия Исламова һәм үзебезнең авылыбызның горурлыгы Рәзиф Дәүләт Бикбаулы үзләренең шигырьләрен һәм җырларың яңгыраттылар. Тамашачылар кунакларны бик яратып кабул иттеләр. Кунаклар да җылы хисләр белән таралды. Кичәгә килгән барлык кешеләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез.