Центральная библиотека

“Никотинның зарары”

#ТуганТелләрХалыкларБердәмлегеЕлы
#Демография
16 март көнне Аю авыл китапханәсе, медицина хезмәткәре катнашында Аю гомумбелем бирү мәктәбендә “Никотинның зарары” исеме астында сәламәтлек дәресе үткәрде.
Фельдшер Шамсетдинова С.А. никотинның организмга тулаем ничек тәэсир итүен аңлатты. Мисаллар өстендә никотинның сәламәтлеккә тискәре йогынтысы күрсәтелде.
Чыгыш барышында китапханәче Ахметзянова В.В. электрон сигареталарга аерым тукталып, аңлатма бирде.
Максат: Укучыларда тәмәкегә карата тискәре караш тәрбияләү.
Бурыч: Укучыларда сәламәт яшәү рәвеше алып баруга юнәлеш бирү.