Центральная библиотека

"Кузгалды уйларым..."

#2021Тугантелләрһәмхалыкларбердәмлегеелы
#ТауастыБайларавылыкитапханәсе 
Халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Ф. Садриевның иҗатына багышлап "Кузгалды уйларым..." дигән китап күргәзмәсе төзелде. Фоат Садриев-ике дистәгә якын сәхнә әсәре авторы. Аның әсәрләре тормышчан эчтәлекләре, үзенчәлекле кеше образлары, халыкчан юморга бай йөгерек тел-стиль белән җәлеп итәләр. Китап укучыларны иҗаты белән якыннанрак таныштырды, китаплары китап укучыларга тәкъдим ителде.