Центральная библиотека

Фатыйхова Фәния апа

#увойнынеженскоелицо#югарытәкермәнкитапханәсе
Фатыйхова Фәния апа 1932 елда хәзерге Тукай районы Иске Байлар авылында дөньяга килә.
"1941 елның 23июнкндә үк әтине сугышка алдылар,без әни белән дүрт бала калдык.4классны бетергәч миңа5нче класска Күзкәйгә төшәсе иде.Кияргә кием булмагач мин укырга бара алмадым,мине авылда чучка карарга куйдылар,елый-елый карадым.Аннан олырак кызларга ияртеп урман кисәргә җибәрделәр.Курьяга кадәр җәяү бардык.Мин кечкенә булгач,олырак кызлар: "Бар начальникка әйтеп кара әле,сине кайтарып җибәрмәс микән"-дигәнгә начальникка барган идем,ул миңа:"Ничего ботак сөйрәрсең"-диде.Бер көн дә өйдә тотмадылар,Круглое поле янында юл да салырга җибәрделәр,арба белән тауга таба балчык ташыдык,аннан сыер сава башладым,депутат итеп сайладылар.
1956 елда Тәкермәнгә килдем,пенсиягә чыккач та әле 13ел төрле эшләргә йөрдем"- дип сөйләде тыл ветераны.