Центральная библиотека

"Зарарлы гадәтләр"

#Демография
#Бикбуловскаясельскаябиблиотека
13 март көнне Бикбау авыл китапханәсендә "Зарарлы гадәтләр" дип аталган әңгәмә үткәрелде.Авылыбызның шәфкать туташы Шайхуллина Гөлчәчәк зарарлы гадәтләргә ниләр керүе һәм аларның кеше организмына нинди зыяннар салуы турында аңлатты. Зарарлы гадәтләрдән: алкоголизм, тәмәке тарту һәм дә наркотиклар турында аерым тукталып сөйләде.
Зарарлы гадәтләрдән котылу,аңа тартылмау өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында аңлатылды.
Физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә,спорт ярышларында катнашырга,сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләрен үтәргә кирәк.Тормышта,бәхетсез булуга караганда,бәхетле булу җиңелрәк.Шуңа күрә кешеләрне,тормышны яратырга,эшне намус белән башкарырга тырышырга киңәш ителде.Үзебезнең һәм балаларның сәламәтлеге өчен көрәшү үзебездән тора.
Максат:Әти-әниләр балаларга зарарлы гадәтләр турында сөйләп,аңлатып торулары,киңәшләрен бирү .