Центральная библиотека

"Борчулар һәм өмет янәшә"

#Тугантелләрһәмхалыкларбердәмлегеелы
#Дәвекавылыкитапханәсе
Язучы - прозаик һәм драматург Фоат Миңлеәхмәт улы Садриев 1941 елның 10 мартында Татарстанның Мөслим районы Олы Чакмак авылында туа. Ике дистәгә якын сәхнә әсәре авторы, оста прозаик, хикәя - повестьлары, романнары белән киң җәмәгатьчелеккәтанылган каләм иясе. Соңгы елларда да Фоат Садриев иҗатын киметми. Язучыга 1991 елда "Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе" дигән исем бирелде. Китапханәдә "Борчулар һәм өмет янәшә" дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясалды, авторның тормыш юлы һәм иҗаты турында китап укучыларга сөйләнде. Китаплары укучыларга тәкъдим ителде.