Центральная библиотека

«Халкыбызнын кунел бизэклэре: татар халык орнаментлары»

#Культура_для_школьников #ГодРодныхЯзыковНародногоЕдинстваРТ
#Демография
12 март көнне Аю авыл китапханәсе Аю гомумбелем бирү мәктәбенең тәрбия эшләре буенча җитәкчесе Фаррахова Э.Т. белән берлектә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Халкыбызнын кунел бизэклэре: татар халык орнаментлары» исеме астында дәрес үткәрделәр. Китапханәче Ахметзянова В.В. татар декоратив-гамәли сәнгате – милли бизәкләр һәм төрләре турында мәгълүмат бирде. Татар милли күлмәкләре, алъяпкычлар, калфак, тубәтәйләрне, татар читекләрен бизәү үрнәкләре турында сөйләп үтте.
Укучылар аппликация нигезендә татар орнаментлары белән читек бизәделәр.
Максат: Татар халкының милли мәдәни мирасын пропагандалау. Бурыч: Татар декоратив сәнгатен өйрәнү, милли традицияләрне балаларга җиткерү.