Центральная библиотека

Хамидуллина Галия Заһидулла кызы

#Увойнынеженскоелицо#волонтерыкультуры#искеиркәнәшкитапханәсе. Иске Иркәнәш авыл китапханәчесе тыл ветераны,Бөек Ватан сугышы ветераны тол хатыны Хамидуллина Галия Заһидулла кызы янына барып хәл белеп кайтты.Галия апа авыл җирлегендә иң өлкән кешеләрнең берсе,ул 1923 елның 21 нояберендә Чаллы районы Мусабай завод авылында туган,авыл мәктәбен тәмамлагач Чаллы медицина училищесына укырга керә,1940 елда Саба районына. эшкә җибәрелә.Ел ярым эшләгәч сугыш башлана,Казанда Ягодная Слобода клуб льнокомбинат 36-46 госпиталендә әшли.Ике ел эшләгәннән соң якалинин района Пучы больницасына направление ала,ә аннан Иркәнәш мед пунктына әшкә килә.1944 елны бик авыр ел була,кешеләр ачлыктан кибәннән кугәргән башак җыеп ашыйлар һәм авыз-борыннан кан китеп егылып уләләр.Кибетләрдәә сабыннар да юк иде,сепптик ангина,туберкулез,трахома,корчаңгы авырулары бик еш була.Сугыштан соң аяксыз,кулсыз,кузсез инвалидлар бик куп кайтты,аларны да бик тырышып дәваладык. Матвеевка районы барлыкка килгәч Иркәнәш кешеләре Матвеевкага йөрер дип мине Мөшегегә җибәрделәр диГалия апа,җиңү көнен дә шунда.каршылый."Җиңүне ишеткәч иптәш кызым белән кочаклашып еладык,аннан куе итеп умачлы аш пешереп ашадык "-ди Галия апа.1946 елда тормышка чыга,5 бала үстерәләр Бөек Ватан сугышы ветераны Камалов Зәки абый белән.1977 елда лаеклы ялга чыга. Эшләгән дәверендә күп медальлар белән бүләкләнә:ударник 9 -пятилетки,ветеран труда,за доблестный труд.Хәзерге вакытта Галия апа Яту авылында балалары,оныклары,оныкчыклары хөрмәтендә яшәп ята,аңа сәләмәтлек телибез.