Центральная библиотека

Равилова Миннехәнә Мөхәммәдия кызы

#Увойнынеженскоелицо
#Новомелькенскаясельскаябиблиотека
#Дети войны
Сугыш чоры балалары төп югалтуларга дучар булучылар. Сугыш аларның җилкәләренә бик иртә тормыш йөген аударган, бик иртә олыгайткан. Аларның балачагын гына түгел, ә иң якын кешеләрен дә тартып алган. Әти назын тоярга сусаган күпме балалар, яшь буын калган...
Менә шундый кешеләрнең берсе авылыбызда гомер итүче- минем кайнанам Равилова Миннехәнә Мөхәммәдия кызы. Ул 1940 елның 29 апрелендә Минзәлә районы Яңа Бикчәнтәй авылында гади колхозчы гаиләсендә дөньяга аваз сала. Әтисе Мөхәммәдия, бабасы Мәрдамша игенчелек белән шөгыльләнеп көн күргәннәр. Әтисе Мөхәммәдия колхоз җитәкчесе дә була. Ул үз теләге белән 1942 нче елны сугышка китә. Бер елдан соң үлү хәбәре килә.. Дәһшәтле 1943 нче елда әтисе Воронеж янында һәлак була. Әнисе Мәликә җилкәсендә 8 бала- 3 үги һәм уртак булган 5 бала ятим калалар.Ул вакытта кайнанага 2 яшь кенә булган. Әнисен "йоклаганын күргәнем булмады " дип искә ала.
7 яше тулгач, кайнанам туган авылында-башлангычны, Мәлкәндә- җиде еллыкны, Минзәләдә Вахитов исемендәге урта мәктәптә 8 нче сыйныфны тәмамлау белән, авылга кайтып эшкә сарык карарга керә. Аннан инде тавык фермасында, үрдәкләр симертүдә эшли.
Әни бик чибәр, өстәвенә моңга бай булган, бик матур җырлаган.
1962 нче елда авылның эшчән, җиз башлы чибәр егете-Әсхат белән гаилә коралар.Берсеннән-берсе матур, акыллы,тәрбияле 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Авыллары су басу зонасына эләккәч,Мәлкән авылына күченеп киләләр. Монда килгәч тә, кайнанам яшь бозаулар карый.
Эшләгән вакытта гел алдынгылар рәтендә була, бик күп грамота һәм медальләр белән бүләкләнгән. 40 ел эш стажы белән "Хезмәт ветераны" исемен алып лаеклы ялга чыга. Лаеклы ялга чыкканнан соң да тик ятмый, 7 ел колхоз ашханәсенә ипи сала.
Кайнанам туры сүзле, тырыш, тынгысыз кеше. Кирәк вакытта ярдәм итә, төпле киңәшләрен бирә. Бүгенге көндә бик бәхетле Ана, әби, дәү әни. Кече кызы Ләйлә тәрбиясендә гомер кичерә. Аның 7 оныгы, 4 оныкчыклары бар.Ул безнең янәшәбездә булганда дөнья матур,ә тормышыбыз тагын да күркәмрәк тоела.