Центральная библиотека

"Фоат Садриев-авыл тормышы җырчысы "

#Тугантелләрһәмхалыкларбердәмлегеелы
#ТатМөшегеавылкитапханәсе
10 нчы март күренекле язучы Фоат Садриевка 80 яшь. Ул пьесалары,хикәя-повестьләре, романнары белән җәмәгатьчелеккә танылган каләм иясе.Язучы әсәрләрендә татар авылын, аның хезмәт сөючән гади кешеләрен, туган як табигатен җан җылысы белән сугарып, яратып тасвирлый.Авылдагы тормыш проблемаларын һәм конфликтлы ситуацияләрне яхшы белә, аларны гыйбрәтле язмышлы характерлар бәрелешендә сүрәтли.Шушы уңайдан Тат. Мөшеге авыл китапханәсе "Фоат Садриев-авыл тормышы җырчысы " исемле китап күргәзмәсе оештырды һәм китап укучыларга тәкъдим итте. Чараның максаты :авторның әсәрләре белән якыннан таныштыру, иҗатына кызыксыну уяту.