Центральная библиотека

"Без бала чагында"

#Тугантелләрһәмхалыклардуслыгыелы#ИскеИркәнәшавылкитапханәсе. Март аенда сандугачлар кызы-шагыйрә Клара Булатовага 85 яшь тула. Клара Булатова-Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре ,Татарстанның атказанган укытучысы-Сарман районы Татар Карамалысы авылында укытучы гаиләсендә туган.Сарман урта мәктәбен,Казан дәүләт университетын тәмамлый,төрле мәктәпләрдә укытучы булып эшли.Иҗат юлы 60 еллардан башлана,дистәдән артык шигырь китаплары авторы.Шагыйрәнең шигьри тойгылары бик заманча,күңелгә хуш килә торган,теле бик ачык.Клара Булатова иҗаты тормышчан,халыкчан,шигырьләре үзеннән үзе җырлап тора,аның сузләренә күп кенә җырлар язылган.Китапханәдә Клара Булатованың иҗатына багышланган китап күргәзмәсе оештырылды,китапханәче Ахметзянова Ләйсәния шагыйрәнең тормыш юлы һәм иҗаты белән китап укучыларны таныштырды.Сезнең игьтибарга Сибгатуллина Рәмзия Клара Булатованың "Без бала чагында" шигырен укый.