Центральная библиотека

Нуретдин бабай кызы Рәдинә апа

#тугантелләрһәмхалыкларбердәмлегеелы
#увойнынеженскоелицо
#әтрәклеавылкитапханәсе
#сугыш чоры балалары
Сугыш чыккан көнне хәтерлим мин,
Бүгенгедәй ачык хәтерлим.
Күзе яшьле, hаман көлеп торган
Йөзе кырыс иде әтинең.
Кайсыбызны кочып йокласын ул,
Ничек дүрткә бүлсен бер төнне?!
Әй, син, тормыш, нигә гел-гел шулай
Аямыйсың икән беркемне?
Төшендәме күреп уянды ул
Олаучылар атлар җиккәнне:
«Балаларым»,- диде, бүтән бер сүз
Әйтер өчен көче җитмәде.
Кабатлады микән аерылганда:
«Балаларым, боек булмагыз…»
Ә калганын авыл башындагы
Ялгыз каеннардан сорагыз.
Үзе дә сугыш чоры баласы булган Минзәлә районы Малтабар авылында туган якташыбыз Рәшит Гәрәйнең әлеге шигырь юлларын укыгач, шул чорның авырлыгын күз алдына китереп, аерылышу газапларын аңлап, күңел тула.
Сугыш... Сугыш чоры балалары...
Сугыш беткәнгә 76 ел узып та киткән. Вакыт яраларны төзәтә, диләр. Ә ул чорда кичергән авырлыклар, газаплар беркайчан да, берничек тә төзәлми. Сугышның беренче көне балачакның соңгы көненә әверелә.
Бөек Ватан сугышы авылдашларымны да читләтеп үтми. Бәхетле балачакларын сугыш урлаган авылдашларымны барлыйм. Кайсының әтисе сугыш кырларында ятып калган, икенчеләренеке хәбәрсез югалган. Исән-имин кайтучылар да бар, Аллага шөкер!
Әйе... Без аларны сугыш чоры балалары, дибез. Бүген минем каршымда авылыбызның сугыш чоры баласы, сугыш кырларыннан исән-сау кайта алган Нуретдин бабай кызы Рәдинә апа утыра.
- Рәдинә апа, сугыш башланган вакытта сезгә ничә яшь була?
- Миңа 2 яшь тулган көнне сугыш башлана. Әтиемнең сугышка китүе турында әнием сөйләве буенча беләм. Ул урак өстендә үзенең энесе Әхмәт абый белән бер арбага утырып чыгып китә. Барлык эш әни өстендә кала. Ат җигеп ерак юлга йөри, өйгә кайтып та керә алмый, икмәк, тоз ташый. Мин әле кечкенә булгач, әнинең сеңелләре килеп, чиратлашып минем янымда торалар.
- Сугыш гарасаты тынганнан соң күп еллар үтсә дә, ул чорның авырлыгы һаман да исегезгә төшәме?
- Сугыш афәте кагылмаган гаилә булмагандыр ул, барыбызга да бик авыр була. Ашарга юк, әтиләр сугышта. Алабута җыеп, шуннан икмәк пешереп ашаулар, бәрәңге юк, кырдан черек бәрәңге (кәлҗәмә ясап ашый идек) эзләп йөрүләр... Мәктәптә укый башлагач, басуда башак, борчак җыя идек. Кияргә кием юк, яланаяк йөрүләр... Әтинең энесе Әхмәт абый яз көне яраланып кайта. Ягарга утын юк, ике өйне җылытып торганчы, дип кышка үзләренә яшәргә ала.
- Рәдинә апа, Нуретдин бабайның сугыштан кайтуы турында әйтеп китегез әле...
- Әти мин 1нче сыйныфта укыганда, көзге чәчү вакытында кайтып төште. Әти кайткач, тормышлар җиңеләеп киткәндәй тоелды. Без үзебезгә күчтек. Әти гомер буена балта остасы булып эшләде. Ярдәм сорап килгән кешегә каршы килгәне булмады. 5 балага гомер бирделәр. Бүгенге көндә бер сеңелем авылда яши, энем Бикбау авылында гомер итә. Кече сеңлем Казахстан якларында. Кызганычка каршы, бер энекәшем бүген юк инде...
- Мәктәп елларын искә төшереп үтик әле...
- 1946-1947 уку елында беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кердем. Беренче укытучым Нәбирә апа булды. Бик әйбәт укытучы булып истә калган. 3 сыйныфта Наилә апа, 4 нчедә Чупайдан Дәүлитов абый укытты. Дүртенчедә укыганда 1-2 дәреслек булды. Мәктәп хәзерге клуб урынында урнашкан иде. Безгә бер дәфтәрне икегә бүлеп, бер карандашны сындырып ике укучыга бирәләр иде. Кияргә кием булмау сәбәпле, килә алганы килде укырга, килә алмаганы юк. Төрле кичәләр үткәрә идек. Алдарак әйтеп китүемчә, кырдан башак җыя идек, борчак йолкырга йөрдек.
- Балачак балачак бит инде ул. Яшьтәшләрегез белән уйнарга җай чыга идеме?
- Уен бик эләкмәде инде ул. Шулай да сыер сакларга чыкканда күмәк уеннар, сызыклы уйнап ала идек.
- Мәктәптән соң укырга теләк булдымы?
- Укырга бик теләгән идем, ләкин мөмкинлек булмады. Мәктәпне тәмамлагач (7 класстан соң), колхозга эшкә төштем. Баштарак тракторчы ярдәмчесе булып эшләдем, соңрак фермада. Баштагы вакытларда таякка эшләдек. Март аенда 111 хезмәт көне булган иде. Гомер буе фермада эшләп, пенсиягә Хезмәт ветераны исеменә лаек булып чыктым.
- 1963 елның 27 июнендә тормышка чыктым. Бу көнне без 7 пар өйләнештек: Мирзасалихова Гатифә – Фәрдетдин, Хиппанова Гандәлифә – Сәетгали, Шакирова Флүрә - ..., Исламова Вера – Миннехан, Солтангалиева Дарига – Рәис, Байбулатова Рәзимә – Фадаел Нуриева Рәдинә – Дамир. Бик матур итеп клубта туй үткәрделәр. Коммунистик хезмәт коллективы исемен алдык.
- Иптәшем Дамир белән 5 бала тәрбияләп үстердек. Аллага шөкер, балаларыбыз башлы-күзле булып, тормышта үз юлларын табып гомер итәләр.
- Тормыш дәвам итә... Ул тыныч, имин булсын өчен сугышны булдырмаска, ул китергән авырлыкларны онытмаска кирәк!