Центральная библиотека

Гарипова Зөлфия Магданур кызы

#ТатМушугинскаясельскаябиблиотека
#у_войны_не_женское_лицо
Гарипова Зөлфия Магданур кызы 1933 нче елның 8 нче августында Тат. Мөшеге авылында туа. Сугыш башланганда аңа 8 яшь кенә була.Бертуган абыйсы яу кырында һәлак була. Әтиләре авырып вафат булгач балалар ятим калалар. Зөлфия апа колхозда эштән кайтып керми, фермада терлекләр карый , урып-җыю эшләрендә катнаша,мәдәният өлкәсендә дә хезмәт куя ул, клубта , китапханәдә эшли, лаеклы ялга чыкканчы колхозда төрле эшләр башкара. Тормыш иптәше Назиф абый белән гаилә корып биш бала тәрбияләп үстерәләр, хәзерге вакытта Зөлфия апа туган авылында улы Рәмил һәм килене Эльмира тәрбиясендә гомер кичерә. Зөлфия апага шушы матур бәйрәм көннәрендә сәламәтлек, озын гомер, шатлык-куанычлар, тыныч картлык телибез.