Центральная библиотека

"Без бит Гөлек кызлары"

Кояш көлә, шундый матур дөнья,
Бәйрәм рухын сизә күңелләр.
Хатын-кызлар! Бәйрәмегез белән
Тәбрик итәм йөрәк түремнән.

Кадерле гүзәл затларыбыз! Сезне чын куңелдэн матур бәйрәм, 8 март - Халыкара хатын кызлар көне белән котлыйм! 🌸 Тормышның һәр минуты куанычлы, һәр көне бәрәкәтле, һәр төне тыныч, һәр сәгате файдалы, һәр мизгеле сәламәтлектә күңелле узсын!

Кичә, 7 март көнне Гөлек авылы китапханәсе клуб белән берлектә "Без бит Гөлек кызлары" дигән әдәби музыкаль кичә уздырды. Әлеге бәйрәмнең төп кунаклары Гөлек авылында туып үскән, башка төбәкләргә кияүгә чыккан кызлар булды. Алар үзләрен Башваткыч уенында сынадылар, үзләренең истәлекләре белән бүлештеләр, матур жырларын башкардылар, концерт карап үттеләр. Авылыбыз халкына һәм кайткан кунакларга бу бәйрәм бик нык ошады.

#Гөлекавылыкитапханәсе #ГулюковскаяСельскаяБиблиотека #Туган_теллэр_халыклар_бердэмлеге_елы