Центральная библиотека

Мәрзия әби

#Тугантелләрһәмхалыкларбердәмлегеелы
#Дәвекавылыкитапханәсе
1929 елның 3 февралендә Минзәлә районы Дәвек авылында әти - әниле матур тормышлы, дини гаиләдә дөньяга килә Мәрзия әби. Теләкләре бары бер генә рәхәт яшәү. Ләкин шушы матур тормышны сугыш дигән ачы михнәт бозып ата. Балачагыбызны сугыш урлады дип күз яшьләрен тыя алмый сөйләде әбиебез. Әтисе Кәрам бабай сугышка киткәндә 1 нче класска укырга кереп кала нәни кызчык. Шуннан башлана инде:ачлык - ялангачлык, авыр эш, канлы күз яшьләре. Шулай булсада бирешмәдек. Туган авылыбызда соңгы көчебезгә кадәр тырыштык дип хатирәләрен яңартты Мәрзия әби
Аңа 92 яшь. Шул яшьтә булсада йорт - җире төзек, матур итеп яшәп ята. Киләчәк буынга бары тик тыныч тормыш, сәламәтлек телим дип озатып калды.
Балачакның шау чәчәкле
Гөлләренә кырау кагылды
Замананың нужа бөкресе
Җилкәләргә иртә тагылды.
Үлән шулпалары ашап кына
Әниләр бит тартты ил йөген
Сукыр утта шигырь ятлаганын
Хәтерлиләр әле күпләр бүген.