Центральная библиотека

Нәҗметдинова Миннекифая Вәлиәхмәт кызы

#У_войны_не_женское_лицо
#Новомелькенскаясельскаябиблиотека
#Дети войны
Сабый чакта ук ятим калган, “әти” сүзен әйтергә тилмереп яшәгән, бәхетле балачакларын сугыш урлаган авылдашларыбыз бик күп.Без аларны сугыш чоры балалары дип йөртәбез. Аларның кайберләре әтиләрен бер күргәндер, кайберләре, кечкенә булу сәбәпле, атасының йөзен дә хәтерләмидер,. Алар ана назын да бик аз татыган, чөнки бөтен тормыш йөге тылдагы хатын-кызлар җилкәсендә булган бит.Сугыш сабыйларга да ир-егетләр җаваплыгы салган. Бераз кул арасына керә башлаган малайлар, кызлар өлкәннәр белән беррәттән хезмәт иткән. Сугышның сары сагышы – әтисезләр йөзендә. Алар сугыш дигән ачы хәсрәтнең фаҗигасен туганнан ук тоеп, үз күзләре белән күреп, ачлык- ялангачлыкның ни икәнен татып үскән. Алар – утлы елларда туган балалар. Шуңа күрә сабыр, нык алар.
Авылыбызда гомер итүче шундый кешеләрнең берсе-Нәҗметдинова Миннекифая Вәлиәхмәт кызы. Ул 1935 нче елның 7 июнендә Минзәлә районы Сарсаз-Тралы авылында гади колхозчы гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. Әтисе Вәлиәхмәт колхозда ферма мөдире булып эшләгән. Сугыш башлану белән ул сугышка китә. Ул вакытта әтисеннән 2 генә хаты килеп кала, үлү хәбәре килә. Әнисе Мөнирә кулында 5 бала кала. 1942 нче елда иң кече энеләре дә үлеп китә.
Кифая апа 7 яшендә Сарсаз-Тралы авылында башлангыч мәктәптә 4 ел белем ала. 12 яшеннән колхоз идарәсе белән клубны карый. 18 яше тулу белән, Мәскәү өлкәсе Пешалкин станциясендә торф чыгаруда һәм 4 ел кирпеч сугуда эшли. Авылга кайтып бераз вакыт сыерлар савучы булып эшли, аннан тагын торф чыгаруга китә.
1957 нче елда Кеченарат авылы егете Имаметдингә кияүгә чыга, бер-бер артлы 5 бала дөньяга аваз сала. Кеченарат авылында Кифая апа сыер савучы булып һәм сарыклар карауда эшләгән.
1973 нче елның көзендә авыл су басу зонасына керү сәбәпле, гаилә Яңа Мәлкән авылына кучә. Монда да фермада башта яшь бозаулар карауда һәм инде лаеклы ялга чыкканга кадәр сыер савучы булып эшли. Лаеклы ялга чыкканнан соң да әле 5 ел сыер савучы була. Эшләрендә һәрвакыт намус белән эшләгән, җитәкчеләр хөрмәт белән караганнар. "Минем күргәннәрне язсаң, китап итеп язарлык ..."ди Кифая апа.
Бүгенге көндә Кифая апа бик бәхетле Ана,әби.Балалары тәрбиясендә гомер кичерә. Аның 8 оныгы, 5 оныкчыклары бар.
Без аларның эшләгән эшләре, батырлыклары белән горурланып, истә тотарга бурычлыбыз.