Центральная библиотека

Тыл ветераны Нургалиева Бәһиҗә Нургали кызы

#ТатМушугинскаясельскаябиблиотека
#у_войны_не_женское_лицо
Тыл ветераны Нургалиева Бәһиҗә Нургали кызы 1926 нчы елның 16 июнендә Минзәлә районы Татар Мөшегесе авылында дөньяга килә. Әтиләре Нургали абый Бөек Ватан сугышына киткәндә аңа 15 яшь тулган була, алар аиләдә 3 бала калалар.Нургали абый 1944 нче елны сугышта алган авыруыннан авылга кайтып бер ай торганнан соң үлеп китә.Бу кайгыны әниләре Мөсәвәрә апа бик авыр кичереп ,1945 нче елның июлендә дөнья куя. Балалар өчен авыр тормыш башлана.Сугыш башланганнан соң Бәһиҗә апага гел авыр эшләр генә башкарырга туры килә.Атлар көтә, сарыклар карарга куялар, чәчү һәм урып-җыю эшләрендә катнаша. Аннары инде үзенә группа җыеп ,лаеклы ялга чыкканчы сыер савучы булып хезмәт куя, яшьләрне эш серләренә өйрәтә. Хөкүмәт Бәһиҗә апаның куйган хезмәтен зур бәяли, медальләр белән бүләкләнә, Хезмәт Кызыл Байрагы Ордены тапшырыла.Ветеран гомеренең соңгы көненә кадәр туган авылында , улы Фәрит абый һәм килене Рәмзия апа тәрбиясендә 92 яшенә җитеп бакыйлыкка күчә.Без тыл ветераннарының эшләгән эшләре, батырлыклары белән горурланып, аларны истә тотарга бурычлыбыз.