Центральная библиотека

"Тургай җыры"

#тугантелләрһәмхалыкларбердәмлегеелы
Мөслимдә туып,шул җирлектә, бугенге көндә дә рәхәтләнеп иҗат итеп яшәүче күренекле татар язучысы, драматург Фоат Садриевка 80 яшь тулу уңаеннан, Әтрәкле авыл китапханәсендә "Тургай җыры" исемле китап күргәзмәсе укучыларга тәкъдим ителә. Өлкәннәр арасында укырга яратучылар аның "Бәхетсезләр бәхете","Тургай","Таң җиле" әсәрләрен бик яратып укыйлар.Ә балалар арасында "Аппакай" исемле хикәяләр җыентыгы бик популяр.3 нче март көне-кычкырып уку көне буларак билгеләп утелә.Кечкенә укучыларны Фоат Садриев иҗаты белән якыннан таныштыру максатыннан,"Аппакай"исемле хикәясе кычкырып укылды.
Катнашты :12 бала.