Центральная библиотека

"Хәтерләүдән курыкма,син, үткәнеңне онытма, син!"

#Годродныхязыков
#Демография
#Кадряковскаясельскаябиблиотека
2 мартта Кадрәк авыл китапханәчесе Җәмәк "Салават күпере" балалар бакчасында булды. "Хәтерләүдән курыкма,син, үткәнеңне онытма, син!" дигән исем астында балаларны музей экспонатлары белән таныштырдык. Тәрбияче апалары әби- бабайларыбыз кулланган эш кораллары турында сөйләделәр. "Үткәннән башка,киләчәк юк.." дип аталган күргәзмә дә балаларда зур кызыксыну уятты. Китапханәче "Түгәрәк уен" журналында басылып чыккан мәкаләләр, рәсемнәр белән таныштырды.
Максаты: Балаларга әби- бабайларыбызның көнкүрешен аңлату, аларда кызыксыну уяту.