Центральная библиотека

"Нинди бәхет, нинди сәгадәт ул, хезмәт итү газиз Ватанга"

23 февраль — Ватанны саклаучылар көне – батырлык, намус hәм кыюлык көне. 23 февраль көнне Тауасты Байлар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә авылыбыз яшьләре белән уен-ярыш үткәрде. Бәйрәм уңаеннан "Нинди бәхет, нинди сәгадәт ул, хезмәт итү газиз Ватанга" дигән китап күргәзмәсе төзелде.Авылыбыз яшьләре төрле ярышлар да катнашып,үзләрен төрле яктан сынадылар.Бүгенге бәйрәм көчле рухлылык, ир-егетлəрнең кыюлык, намус һəм абруй шикелле сыйфатларга ия булуларын тагын бер кат раслый торган тантана булды.