Центральная библиотека

Туган телләр көне

#ГодРодныхЯзыковиНародногоЕдинствавТатарстане
#Демография
#Тат.Мушугинскаясельскаябиблиотека
. 21 нче февраль -Туган телләр көне дип билгеләп үтелә. Һәрбер кеше өчен туган тел бердәнбер һәм ул-газиз. Бәлки ул украин теледер, ә бәлки чуаш, я мари, я татар яки рустыр. Нинди генә булмасын туган тел-һәркем өчен горурлык билгесе булырга тиеш һәркем аны сакларга , якларга бурычлы. Безнең республикабыз күп милләтле. Анда барлык милләт кешеләре дә дус һәм тату яши. 20 нче февральдә Тат. Мөшеге авыл китапханәчесе "Тамчыкай" балалар бакчасында тәрбияче Мавлиева Ләйсән белән берлектә "Туган телем-иркә гөлем" исемле әңгәмә үткәрде. Балаларның татар телендә өйрәнгән шигырьләрен, җырларын тыңладык, җырлы биюле уеннар уйнадык. Чараның максаты: балаларда кечкенәдән туган телгә, татар теленә карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү.