Центральная библиотека

"Әкиятләр илендә уйный-уйный үсәбез"

#тугантелләрһәмхалыклардуслыгыелы#Тауастыбайлар авыл китапханәсе
Без бүген "Кояшкай"балалар бакчасы белән берлектә "Әкиятләр илендә уйный-уйный үсәбез" дигән чара үткәрдек. Балалар белән "Тәүфыйклы песи" әкиятен укыдык ,төрле әкият геройлары белән таныштык. Балалар бик теләп әкият геройларын ясадылар. Төп максат:әкият нигезендә балаларда дуслык, әдәплелек хисләре, туган якка, китапка мәхәббәт хисләре тәрбияләү.