Центральная библиотека

Әфганстан

#ГодРодныхЯзыковиНародногоЕдинство
#Верхне-Юшадинскаясельскаябиблиотека
1989 елның феврале илебез тарихына мәңгелеккә кереп калды. Бу көнне совет гаскәрләренең соңгы сугышчылары Әфганстан җиреннән чыгарылды.15 февраль әфганче ир-егетләребезне хөрмәтләү, чит җирләрдә башларын салган якташларыбызны искә алу көне. Югары Юшады авыл китапханәчесе авылдашыбыз Виноградов Валентин В. янында булды. Күпме еллар узса да, ул вакыттагы шомлы көннәр аның күнел түрендә саклана. Янәдән 18 яшьлек вакытына кайтып, үз күзе белән күргән сугыш вакыйгаларын искә төшерде. Ветераныбызның иң зур теләге- дөньяда тынычлык булсын, балалар беркайчан да сугыш күрмәсен!