Центральная библиотека

"Җырлы тормыш"

#ТуганТелләрХалыкларбердәмлегеелы.
#Кадрәкавылкитапханәсе
15 февральдә Кадрәк авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә М. Җәлилнең115 еллыгына багышланган "Җырлы тормыш" дип исемләнгән кичә уздырылды. М.Җәлилнең иҗаты белән таныштык. Язучының шигырьләрен укыдык. Петрова Л. "Бүреләр", Сафиуллина Ф. Г.Исламованың "Туган көнең белән, Муса" шигырен тәкъдим иттеләр. Иҗаты, шигырьләре буенча төзелгән викторина сорауларына җавап бирделәр. ""Батырлык җырчысы" дигән күргәзмәгә куелган китаплар, альбомнар, мәкаләләр белән таныштырылды. Максаты: Татар язучысы, герой шагыйрь белән таныштыру. Үлемсез шигырьләрен тагын бер кат искә алу.