Центральная библиотека

Әфганстан

#Годродныхязыковинародногоединства
#Демография
#Сильныедухом
15 нче февраль 1989 нче елдан башлап илебез совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылган көне дип билгеләп үтелә. Бу көнгә багышлап афганчылар бер-берсе белән күрешеп истәлекләр, хәтирәләр барлаша, алар белән очрашулар үткәрелә. Бу уңайдан безнең җирлектән Әфган илен, Әфган җирен үз күзләре белән күргән, анда барган сугышларда катнашкан авылдашыбыз , Рус. Мөшеге авылыннан
Юлаев Валерий Миннегул улы белән
очрашу булды. Чара Рус. Мөшеге авыл клубы һәм Тат. Мөшеге авыл китапханәсе белән берлектә узды. Ул үзенең кичергәннәрен сөйләде, балаларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.Укучыларга Әфганстан сугышы турында сөйләнелде.Чараның максаты:балаларда патриотизм, Ватанга карата хөрмәт хисе тәрбияләү.