Центральная библиотека

Муса Җәлилнең тууына 115 ел

"тугантелләрһәмхалыкларбердәмлегеелы. #МусаҖәлилтуганкөн. "Искеиркәнәшавылкитапханәсе.
15 февраль көнне татар халкының бөек улы,герой -шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел тула.Муса Җәлил исемен ишетүгә,тәүге булып уйга батырлык сүзе килә.Ялкынлы шигыррьләр авторы,ватаныбыз азатлыгы өчен көрәшкән кыю солдат ул .Патриот шагыйрь фашист тоткынлыгына әләгеп тә рухи ныклыгын югалтмый,курку белмичә дошманга каршы көрәш алып бара.Шул уңайдан Иске Иркәнәш авыл китапханәсендә мәглүмати сәгать уздырылды.Укучылар белән бергә шагыйрнең "Карак песи","Чишмә","Кызыл помашка"һәм шагыйрнең "Моабит дәфтәрләре" циклына кергән шигырләрне укыдык.Китапханәдә "Үз иленең бөек шагыйре"дип аталган китап күргәзмәсе эшлэде,аңа күзәтү ясалды.Чарада 1-9 сыйныф укучылары катнашты.