Центральная библиотека

"Бөек Муса! Халкың йөрәгендә мәңгелек җыр булып каласың!"

#Туган_телләр_һәм_халыклар_бердәмлеге_елы
#Усаевскаясельскаябиблиотека
Һәр милләттә исеме телгә алынуга ук ихтирам уята торган шәхесләр була. Муса Җәлил әнә шундыйларның берсе. Юк, ул исем генә түгел, бәлки тирән мәгънәле символ да. Чөнки бу исемнең синонимнары булып батырлык, кыюлык, каһарманлык, талантлылык, фидакарьлелек кебек сүзләр тора. Ул чыннан да, бу сүзләрнең һәммәсенә дә лаек кеше.
Муса Җәлилнең тууына 115 ел булу уңаеннан Усай авылы китапханәчесе Гәрәева Чулпан "Бөек Муса! Халкың йөрәгендә мәңгелек җыр булып каласың!" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырды.