Центральная библиотека

Әфганстан

#Тугантелләрһәмхалыкларбердәмлегеелы
1989 елның феврале илебез тарихына мәңгелеккә кереп калды. Бу көнне совет гаскәрләренең соңгы сугышчылары Әфганстан җиреннән чыгарылды.
Бу әфганчы ир-егетләребезне хөрмәтләү,чит җирләрдә башларын салган якташларыбызны искә алу, аларның якыннарының хәлен белү көне булып тарихка кереп калды.
Әфганстан-анда хәрби бурычын үтәгән ир-егетләребезнең ачы язмышы,төзәлмәс йөрәк ярасы ул.Күпме еллар узса да,кызалаклар иле булган Әфганстан-аларның күңел түрендә.Бу көнне Әфганчылар дуслары белән очрашып хәтирәләр яңарталар.Мондый очрашулар аларның бердәмлеген тагын да ныгыта.Шундый очрашу Бикбау китапханәсе каршында оештырылган хәрби музейда да узды.Егетләребез армиядәге кызыклы вакыйгаларны гына искә алып сөйләшеп утырдылар,алдагы планнары турында фикерләр алыштылар, киңәшләштеләр.
Аларның уртак максатларының тормышка ашуын телибез.
Имин дөньяларда тыныч күңел белән яшәргә язсын.