Центральная библиотека

"Муса Җәлил - герой шагыйрь"

#ТугантелләрһәмХалыкларбердәмлегеелы
#Демография
#Кадрәкавылкитапханәсе
12 февральдә Кадрәк авыл китапханәчесе, Кадрәк авыл мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ибраһимова А.А., 5-7 сыйныф укучылары белән батырлык сәгате. уздырылды. М. Җәлилнең 115 еллыгына багышлап "Муса Җәлил - герой шагыйрь" дип исемләнгән күргәзмә төзелде. Җәлилнең иҗаты, китаплары белән таныштырылды.Ибраһимова А. "Вәхшәт"шигырен, китапханәче "Ана бәйрәме" шигырен укучыларга тәкъдим итте. 7 сыйныф укучысы Гермагентова И. Ф.Кәримнең "Дусларга" шигырен сөйләде.Викторина сорауларына җаваплар укучыларның М.Җәлилнең иҗатын яхшы белүләрен күрсәтте. Максаты: кече яшьтән балаларны патриотик рухта тәрбияләү, татар халкының геройлары, батырлары белән таныштыру, язучының шигырьләрен тәкъдим итү.