Центральная библиотека

"Муса Җәлил-герой шагыйрь"

#Тугантелләрелыһәмхалыкларбердәмлегеелы
#Демография
#Верхне-Юшадинскаясельскаябиблиотека
Бөтен татар халкына, шулай ук башка милләт кешеләренә дә билгеле булган Муса Җәлилнең тууына 115 ел. Дөнья әдәбияты тарихында иҗатлары белән исемнәрен мәңгелек данга күмгән шагыйрьләр бар. Шагыйрь һәм герой М. Җәлил кебек әсәрләре белән генә түгел, бәлки үлем белән дә исемен мәңгеләштергән шагыйрьләр бик аз. 11 февральдә Югары Юшады авыл китапханәсендә "Муса Җәлил-герой шагыйрь" дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде. "Ханымнар" клубына йөрүче китап укучылар белән чираттагы очрашу узды.Очрашуда китапханәче язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Укучылар шигырьләрен кычкырып укыдылар.
Максат:М. Җәлил иҗатына хөрмәт, мәхәббәт хисе тәрбияләү.
Без киләчәгебезгә, хәзерге тормышыбыз өчен гомерләрен кызганмаган батырларны онытмыйк!