Центральная библиотека

Китап-кешелек

#тугантелләр һәмхалыкларбердәмлегеелы
#китапларныяратыпбүләкитегез
Китап-кешелек дөньясы уйлап чыгарган иң зур казанышларның берсе.Һәм китапны кемгәдер буләк итү-чыннан да зур игътибар булып тора. Халыкара Китап буләк итү көне дә бар.Ул 2012 елдан бирле уткәрелеп килә.Бу чара китап укырга яратучылар өчен генә түгел,барлык зыялы,Китап төшенчәсен аңлаган кешеләрне берләштерә.Чараның максаты:кайдадыр җитмәгән,бүтән укучылар өчен кирәк булырдай китапларны үзеңдә яткырмыйча,кемгәдер буләк итеп бирү.
Әтрәкле авыл китапханәсе 2002елны янгын чыгып,бөтенләй китапсыз калган иде. 2004елдан бик матур Мәдәният йорты белән бергә яңа бинабыз төзелде,һәм әкренләп фондыбыз туплана башлады.Минзәлә Үзәк китапханәсе безгә бик ярдәм итәргә тырыша,китапларны безгә кубрәк куялар.Шул еллардан алып,бугенге көнгә 5300 китап фондыбыз җыелды.Үзебезнең мәрхәмәтле авылдашларыбыз да бик теләп,китапханәгә китапларын буләк иттеләр.Бу исемлек озын булыр иде,шуңа курә Китапларын бүләк итүчеләргә чын күңелдән зур рәхмәтебезне җиткерәм.Әле шушы арада гына,Фаттахов Салават укыр өчен кызыклы булган китапларын бүләк итте.Авылыбыздагы яшь җитәкченең бу матур чарага кушылуы,кешеләрнең Китапка карата хөрмәте кимемәвен күрсәтә.
Димәк,Китапны яратып бүләк ит акциясе бердә юкка гына түгел,ул дәвам итә,теләүчеләр,рәхим итегез!