Центральная библиотека

"Китапны яратып бүләк ит"

#Годродныхязыков
#Даритекнигислюбовью
Тауасты Байлар авыл китапханәсе "Китапны яратып бүләк ит" гомум россия акциясенә кушылды. Бәйрәмнең төп максаты - кешеләрне бер-берсенә яхшы китап бүләк итүгә рухландыру һәм басма китапның актуаль булып кала бирүе һәм үз кыйммәтен югалтмавын күрсәтү.Бу акциягә безнең китап укучылар бик теләп кушылдылар. Китапханә фондына иң күп китапны Ахметзянов Рәис абый белән Вера апа тапшырды.Китапны укып чыкканнан соң, аны башка кешегә тәкъдим итү бик яхшы күренеш. Бу китаплар китапханәбез киштәләрендә лаеклы урыннарын алдылар һәм хәзер алардан һәр укучы файдалана ала.